«Өзелгән гомерләр эзләре буйлап» электрон фотоальбомы (12+)

М.Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихын өйрәнү музее игътибарыгызга «Өзелгән гомерләр эзләре буйлап» электрон фотоальбомын тәкъдим итә.

Әлеге альбомдагы фотолар Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәнендә китапханәнең хезмәткәре Р.Г.Хәмидуллина тарафыннан төшерелгән.

1990 елның җәендә ул Икенче Удар Армиясе сугышлары барган урыннарда була. Анда меңләгән ватандашларыбыз – Татарстанда туып-үскән батырларыбыз һәлак булган. Роза Галимулла кызы Хәмидуллина бу өзелгән гомерләр эзләре буйлап уза.

Икенче Удар Армиясе көрәшләре урыннарында табылган фотолар һәм экспонатларның оригиналлары шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихын өйрәнү музеенда саклана һәм китапханә укучыларына, кунакларына алар белән танышу мөмкинлеге тудырылган.

Китапханәгә 1972 елда шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Китапханә ачылу тантанасында шулай ук СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рафаэль Мостафин да катнаша. «Китапханәнең Муса Җәлил исеме белән аталуы бик тирән мәгънәгә ия. Монда, КамАЗда, һәрдаим Муса Җәлил рухына якын булган фидакарьлек, батырлык, Ватанга мәхәббәт хисләре белән очрашасың. Төзүчеләр чаллылыларга бик күркәм китапханә бинасы бүләк итте, без исә, язучылар, үз чиратыбызда, сезгә яхшы китаплар бүләк итәргә тырышырбыз», – дип билгеләп уза ул. 

Элемтә өчен: library-muzei@mail.ru

Поделиться: